8 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов: «Газлаштыруның һәр проценты артында кешеләр язмышы тора»
Бүген Тукай районы Әҗмәкәй авылының «Бишенче элемент» микрорайонын газ челтәренә тоташтырдылар, хәзерге вакытта биредә актив торак төзелеше алып барыла.
-
Яңалыклар
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә машина йөртү таныклыгын Макс аша күрсәтергә була
8 сентябрьдән Россиядә автоинспекторларга Макс мессенджерында QR-код ярдәмендә машина йөртү таныклыкларын һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкны күрсәтергә мөмкин. Бу хакта ТАСС автоюрист Лев Воропаевка сылтама белән хәбәр итә. Әмма, аның сүзләренчә, техник мөмкинлек соңрак, якындагы айларда барлыкка киләчәк.
-
Яңалыклар
Татарстанның сайлау участокларында 2 меңнән артык видеокамера урнаштырылган
Татарстанда тавыш бирү көннәрендә 1 мең сайлау участогында 2 меңнән артык видеокамера куела, шулай ук 3 меңләп телекоммуникация җайланмасы урнаштырыла. Алар 17 сентябрь кичендә үк эшли башлаячак.
-
Яңалыклар
«Халык инспекторы»на инвалидлар урынына машина кую турында 47 мең тапкыр хәбәр иткәннәр
«Халык инспекторы» системасы эшли башлаганнан бирле Татарстанда яшәүчеләр транспорт чарасын инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарда калдырган машина йөртүчеләр турында 47 мең тапкыр хәбәр иткән. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Татарстанның 27 меңнән артык кешесе «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланган
-
Җәмгыять
Агу тәме: Татарстан хастаханәләренә гөмбә белән агуланып мөрәҗәгать ичеләр бар
Шикләнәсең икән – кагылма! Гөмбә җыярга барганда бу кагыйдәне истән чыгармау хәерле. Быел һава торышы гөмбә үсәр өчен бик әйбәт булды.
-
Яңалыклар
«Метеор»ның Казан – Чаллы маршруты Татарстанда иң популяр маршрут булды
Казан белән Чаллы арасында яңадан торгызылган тиз йөрешле «Метеор» судносы маршруты 2026 елда Татарстанда елга навигациясе буенча лидерга әйләнде. Бу юнәлештә судноларның уртача тулылыгы 89%ка җитте, ә навигация чорында пассажирларның гомуми саны 9 мең кешедән артты, дип хәбәр итә «chelny-biz» сылтама белән «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Санарга өйрәтү: балаларга кесә чыгымнары өчен күпме акча бирергә?
Һәр тугызынчы әти-әни кесә чыгымнары өчен баласына айга 10 мең сумнан артык акча бирә. Һәр өченче гаиләдә бу сумма – 3, ә һәр дүртенчесендә 5 мең сумнан ким түгел. Иминиятләштерү оешмаларының берсе уздырган сораштыру әнә шуны күрсәтә. Ә сез күпме бирәсез? Баланы акчаны чамалап тотарга ничек өйрәтергә?
-
Яңалыклар
Татарстан укучыларын озын көзге яллар көтә
Дүрт чирек буенча укучы Татарстан укучылары көзге каникулларга 26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр китәчәк. Ял 13 көн дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Рәшит Фәтхрахманов
Мотор өчен акча җитми
-
Яңалыклар
Депутат күп балалы әниләр өчен автомәктәптә укуны бушлай оештырырга тәкъдим итте
Күп балалы әниләр өчен автомәктәптә укуны бушлай итәргә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда җәядән ату буенча «РФ Генераль прокуроры кубогы» Бөтенроссия ярышлары узачак
14-18 сентябрьдә Казандагы «Ак Барс Арена» стадионында бишенче тапкыр җәядән ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры кубогы» Бөтенроссия ярышлары узачак. Бу хакта Россия Федерациясе генераль прокуратурасының МАКСтагы рәсми каналында хәбәр ителә.
-
Яңалыклар
Россиядә картлык буенча иминият пенсияләре 2027 елдан автомат рәвештә билгеләнәчәк
Россиядә 2027 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре, шул исәптән вакытыннан алдан билгеләнә торганнары да, автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк.
-
Җәмгыять
Гыйлем ачкычы: 8 сентябрьдә Халыкара укый-яза белү көне билгеләп үтелә
Халыкара укый-яза белү көне (Международный день грамотности). БМО гамәлгә куйган истәлекле халыкара даталар арасында шундый көн дә бар. Ул һәр елны 8 сентябрьдә билгеләп үтелә.
-
Җәмгыять
Җылы учак: гаиләләрне берләштерә торган бәйге
Бу бәйгедә гаилә ныклыгы, ир белән хатын мөнәсәбәте, милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Оештыручылар Татарстанда яшәүче иң нык нигезле гаиләләрне табып, аны башкаларга үрнәк итеп күрсәтә. Максатлары – гаиләләрне саклау, аларны тагын да бердәм итү.